Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

26.06.2020

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда 143 нче урта мәктәптә 241нче участокта (Четаев ур., 1 нче йорт) тавыш бирде.

Искә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр бара.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.