ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн 408 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның яртысы диярлек

18.07.2020

2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 255 мең сумлык 82 карар чыгарылган. 1 млн 130 мең сумлык 19 карарның түләү срогы чыкмаган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 751 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, 17 июльгә республикада барлык төзелеш программалары буенча 1 млн 408,3 мең кв. метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 47,3 %ы.  2 атна эчендә динамика 59,2 мең кв. метр.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 57,4 мең кв. метр булган 1001 фатирлык 22 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 21%ы). 2 атна эчендә Саба районында биш индивидуаль йорт тапшырылган. Калган 108 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 75 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә – 14 объект, 19 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 69 күп фатирлы йорт тапшырылган. Калган йортлар буенча 494,5 мең кв. метрда 70 объект – әзер диярлек, 33 объект – уртача әзерлектә, 5 объектта эшләр күп әле.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 17 июльгә 856,4 мең кв.метр мәйданда 6 мең 588 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 61,7%ы. 2 атна эчендә үсеш 58,5 мең кв.метр.

Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган. Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк.

46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 17 июльгә 34 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән. Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат рәсмиләштерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев