Агымдагы елның 5 аенда хуҗалыкларның тулай продукция күләме 77,1 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 101,5%. Акчалата керем 7% ка арткан һәм 40,6 млрд. сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Доклад башында министр кыскача агымдагы кыр эшләре турында сөйләде. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләргә азык әзерләү дәвам итә, 17 июльгә 2 млн 500 мең тонна сенаж, 410 мең тонна печән әзерләнгән. 63,5 мең гектарлык мәйданнардан берьеллык үләннәр һәм катнаш азык җыелган. Шулай ук аграрийлар кайбер кырларда бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Бу эшкә дүрт район инде кушылды: Азнакай (80 га), Апас (45 га), Буа (107 га) һәм Лаеш (23 га) районнары. Республика буенча әлегә беренче 255 гектар суктырылган.
Докладның төп темасына күчкәч, Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча табышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чагыштырма авырлыгы 90% тәшкил итте. «20 муниципаль районда барлык авыл хуҗалыгы формалары табышлы һәм тагын 10 районда табышлы хуҗалыклар өлеше арта. Шуның белән бергә, тулаем тармак буенча 1,4 млрд.сум күләмендә керем алынмаган, нигездә, зыянга эшләүче 49 хуҗалык исәбенә. Иң күп зыянга эшләүче хуҗалыклар Әлмәт, Кама Тамагы, Питрәч, Яшел Үзән, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында»,-диде министр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, министрлык тарафыннан ай саен ведомство карамагындагы оешмаларның финанс торышына мониторинг һәм анализ үткәрелә. Беренче яртыеллыкта министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында баланс комиссиясе утырышларында авыл хуҗалыгы тармагында зыянга эшләүче 13 предприятие эшчәнлеге каралды.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, күчмә анализ күрсәткәнчә, күп хуҗалыкларда зыянга эшләүчеләрнең сәбәпләре охшаш. Еш кына әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөрүлек потенциалын аз кулланалар. Шулай ук кайбер хуҗалыкларда энергия белән тәэмин ителешнең түбән булуы күзәтелә, димәк, сезонлы кыр эшләренең оптималь агротехнологик сроклары үтәлми; балансланган ашату системасы төзелми; сортларны яңарту һәм сортларны алмаштыру буенча эш алып барылмый; хезмәт өчен түләү түбән дәрәҗәдә, матди кызыксындыру булмау.
"Быел без зыянга эшләүче предприятиеләрнең эше белән "тере" гә танышырга булдык һәм өч эш төркеменең комплекслы анализын оештырдык. Агымдагы елның маеннан башлап 7 муниципаль районда 9 хуҗалык анализланды. Һәр хуҗалыкка зыянсызлык ноктасына чыгу, эшчәнлекне яхшырту һәм рентабельлек дәрәҗәсен арттыру өчен чыгымнарны оптимальләштерү буенча тәкъдим ителгән чаралар белән аналитик бәяләмә бирелде", - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.