Рөстәм Миңнеханов Борис Тихомиров вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

11.07.2020

"Хөрмәтле «Казан Гипронииавиапром" АҖ хезмәткәрләре!

Борис Иванович Тихомировның вафат булуын тирән кайгы белән кабул иттем

– безнең республикада иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләрнең берсе. Аның

ярты гасырга якын хезмәт биографиясе Казан Гипронииавиапромга аерылгысыз бәйле -

биредә ул беренче профессиональ адымнар ясады

инженер буларак, җитәкче буларак үсте һәм егерме биш елдан артык 

туган институтын уңышлы җитәкләде, - диелгән телеграммада. - Борис Иванович тырышлыгы,

аның зур тәҗрибәсе һәм эшкә сәләтлелеге ярдәмендә институтның фәнни-җитештерү потенциалы арттырылды, 

бүген ул компанияләр төркеменә кадәр үсте һәм Россия оборона-сәнәгать комплексының

әйдәп баручы проект-төзелеш оешмасы булып тора. Аның өзлексез актив хезмәте 

Татарстанның сәнәгать, социаль-икътисадый өлкәләренең зур өлешен тәшкил итә, 

Россия авиация сәнәгатенең сыйфатлы үсешен тәэмин итте.

Мондый масштабтагы шәхеснең китүе аның хезмәттәшләре, 

фикердәшләре өчен, бөтен республикабыз өчен бик гаять зур югалту.

Борис Иванович Тихомиров татарстанлыларның рәхмәтле хәтерләрендә

талантлы, максатчан җитәкче, чын энтузиаст һәм иҗади кеше,

югары максатлар һәм лаеклы казанышлар кешесе буларак кала. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов".