Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларына яңа махсус техника ачкычлары тапшырды

15.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларына яңа махсус техника ачкычлары тапшырды. Чара «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта узды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров һәм Казани мэры Илсур Метшин озата йөрде. 

Тантана башланыр алдынанн Рөстәм Миңнеханов республиканың урман хуҗалыгы комплексының агымдагы эшчәнлеге, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында тармакның матди-техник базасын ныгыту белән танышты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика өчен урманнарны саклап калу һәм торгызу – бүген мөһим мәсьәләләрнең берсе. «Урман – безнең байлыгыбыз. Безнең республикага килүчеләр һәрвакыт безнең урманнарга һәм сулыкларыбызга игътибар итәләр. Урманнар исә безнең территориянең 17%ын били. Бу байлыкны саклау безнең өчен бик мөһим», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы тармагында квалификацияле кадрлар әзерләүнең һәм буыннан-буынга бу һөнәрнең тапшырылуының әһәмиятен билгеләп үтте. «Әле генә миңа илкүләм проектлар кысаларында динамика күрсәткечләрен игълан иттеләр. Без әлеге параметрларга 2024 елда чыгарга тиешбез, быел ук инде 106%ка чыктык», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2010 елдан бирле республиканың урман тармагы 1314 берәмлек техника алган. «Урманнардан файдалануның барлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Бу көннәрдә аеруча уяу булырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы максатларында урмннарыбызда махсус режим керттек», - диде ТР Президенты. 

«Кадерле дуслар! Сез республикабыз урманнарын саклауда хезмәт куючы зур коллективларны җитәклисез. Без шундый куәтле урман хуҗалыгы комплексыбыз белән горурланабыз, безнең белгечләр белән горурланабыз. Татарстан – сәнәгать төбәге һәм шуңа күрә монда бик зур техноген йөкләнеш. Урманнар моны мөмкин кадәр азайта. Сезгә Татарстанның экологик хәленә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Аннары 112 берәмлек урман патруле, урманнарны янгыннардан саклау һәм урман хуҗалыгы техникасы ачкычлары тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев