Татарстанда ТР Президенты грантына комбайнчылар бәйгесе башлана

01.08.2020

Татарстанда комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты грантына бәйге игълан ителде.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

“Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле”, - дип белдерде авыл хуҗалыгы министры.

Ул муниципаль район җитәкчеләренә нәтиҗәләрне объектив төстә санауларын, мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үз вакытында тәкъдим итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Марат Җәббаров шулай ук искә төшергәнчә, комбайнчылар бәйгесе кысаларында  100 мең сумлык 200 премия булдырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.