Бүген Казанда пандемия шартларында республика сәламәтлек саклау системасы эшенә нәтиҗә ясадылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе РКБ базасында АМТЕС Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә узды.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина катнашты.
ТР сәламәтлек саклау министры билгеләгәнчә, үз вакытында тиешле чаралар күрелгәнгә республикада коронавирус таралуны туктата алдык. Эшне координацияләү өчен Татарстан шартлы рәвештә 5 округка бүленгән, 43 медицина оешмасының эш юнәлеше үзгәртелгән, йогышлы авыруларны дәвалау өчен 4728 ятак урын әзерләнгән. Хәзерге вакытта 19 лабораториядә тестлаштыру бара. Көн саен 5 меңгә якын анализ үрнәге тикшерелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү турында карар кабул итте. Төзелеш август аенда төгәлләнергә тиеш.
Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча госпитальләрне җиһазлап бетерү өчен, федераль һәм республика бюджетларыннан 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта коллегия утырышында Марат Садыйков хәбәр итте.
Бу акчага компьютер томографлары, үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары (ИВЛ), ашыгыч ярдәм машиналары, шәхси саклану чаралары сатып алынган. 2 млрд сум федераль казнадан күчерелгән, республика бюджетыннан 647 млн сум акча тотылган.
Татарстан бюджеты хисабына экспресс-диагностика уздыру өчен биш портатив мини-лаборатория сатып алынган, алар белән Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә йогышлы авырулар госпитальләре тәэмин ителгән.
Марат Садыков сүзләренчә, хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау системасының төп бурычы – пандемия шартларында дәвалау учреждениеләренең планлы, штатлы режимын торгызу, диспансеризация уздыруны кабат башлау, коронавирус белән авырган кешеләрне тернәкләндерү хезмәтләрен кайтару.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин шулай ук медицина тармагында тукталып торган эшне кире кайтарырга кушты. “Планлы медицина ярдәмен, диспансеризацияне, реабилитацияне туктатып тору коронавирус таралуны кисәтү өчен мәҗбүри чара булды. Бүтәнчә эш итә алмадык. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгына планлы медицина ярдәмен этаплап кире кайтару, диспансеризация, тернәкләндерү хезмәтләрен элекке күләмнәргә кайтарырга кирәк”, - диде ул.
Алексей Песошин коронавирус пандемиясе чорында медицина системасында төп басым шушы вирус белән көрәшкә ясалганын, учреждениеләр үзгәртеп корылганын, төрле профилле белгечләр шушы эшкә җәлеп ителгәнен билгеләп узды. “Нәтиҗәдә, госпитализацияләр һәм сырхауханәләргә бару 20 процентка, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү дә кимеде. 1600 ләп кеше планлаштырылган ярдәмне ала алмады”, - дип өстәде ул.
“Пандемия сәламәтлек саклау системасы өчен сынау булды, һәр белгечнең халык сәламәтлеге сагында торуы никадәр җаваплы хезмәт булуына тагы бер кат инандык. Башкарылган хезмәтләре өчен сәламәтлек саклау системасының барлык хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин республикада профилактика өчен шәхси саклану чаралары резервы гел яңарып торырга тиешлеген әйтте. Халык үлеменә каршы көрәш планына төзәтмәләр кертергә кушты. Прививка кампаниясе планын оператив рәвештә расларга күрсәтмә бирде.