Бүген Казанда эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Казан авиация заводында булды. Анда ул Ту-160 самолетларын төзү барышын, Ту-214 лайнерларын җитештерүне, шулай ук ерак авиация самолетларын модернизацияләү эшләрен тикшерде.
Сергей Шойгуны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Визит барышында хәрби ведомство башлыгы Ту-160 авиация комплексларын торгызу процессларын тикшереп чыкты. Моннан тыш, Сергей Шойгуга авиазаводның җитештерү цехларын һәм техник яктан коралландыру объектларын күрсәттеләр, шул исәптән дөньяда иң зур һәм куәтле электрон-нур эретеп ябыштыру һәм вакуум термоэшкәртү җайланмасын күрсәттеләр.
Шулай ук РФ Оборона министрына пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендәге перспективалы эшләнмәләрне, шул исәптән иярчен станцияләр аша төрле типтагы пилотсыз очу аппаратлары эшен контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче җир өсте идарә станцияләрен күрсәттеләр.
Чара ахырында хәрби ведомство башлыгына тирән модернизацияләнгән Ту-160 самолетын очу-сынау станциясенә тапшыру турында хәбәр иттеләр.