Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин: 2020 елның беренче ярты елында “Татнефть” Казахстан базарына 1 млрд сумга шин продукциясе җибәрде

28.07.2020

Бүген көндә “Татнефть” ГАҖ шин бизнесы илдәге базар ихтыяҗының якынча 20%ын тәэмин итә.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү имзалаганда белдерде.

2019 елда “Татнефть” ГАҖ шин предприятиеләре 10 млн. нан артык шин җитештергән, Татарстан шиннары дөньяның 50 иленә җибәрелә, диде Алексей Песошин.

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, Казахстан Республикасы – Татарстан Республикасы стратегик партнерларының берсе санала.

“Татнефть” төркеме продукциясе Казахстан базарында күп тәкъдим ителгән. 2020 елның беренче ярты елында “Татнефть” Казахстан базарына 1 млрд сумга шин продукциясе җибәргән.

“Казахстан Республикасында шиннар җитештерүне оештыру” проектын гамәлгә кертү буенча Килешү һәм юл картасы, шулай ук  яңа завод төзү Казахстан базарының заманча шин продукциясенә булган ихтыяҗын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

“Проектта катнашучыларга уңышлар һәм билгеләнгән планнарның тормышка ашуын телим”, - диде Алексей Песошин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.