Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов видеоэлемтә аша Биектау районының Әлдермеш авылында яңа микрорайонны челтәр газына тоташтыру тантанасында катнаштылар.
Чара XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында видеоэлемтә аша узды.
Газ бүлү челтәрләрен җир кишәрлекләре чикләренә кадәр җиткерү эшләрен «Газпром трансгаз Казан» газлаштырып бетерү программасы кысаларында башкарды. Яңа төзелгән газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 4,3 км тәшкил итә. 115 гаилә газ тоташтыру өчен техник мөмкинлекләр алды.
Чара «Россия өчен газ» стендында узды. Челтәрле табигый газга бер үк вакытта Россиянең 25 төбәгендәге йорт биләмәләрен, социаль учреждениеләрне һәм предприятиеләрне тоташтырдылар.