ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумында Татарстан делегациясе эшенә йомгак ясады.
XIV Петербург халыкара газ форумы төньяк башкалада 8-10 октябрьдә узды. Газ базары үсешенең төп векторлары, озак вакытлы стратегик максатлар билгеләнде. Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды, пленар утырышта, ә видеоэлемтә буенча Биектау районының Әлдермеш авылында яңа микрорайонны челтәр газына тоташтыру тантанасында катнашты.
Татарстан Рәисенең «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер белән очрашуында республика территориясендә төрле мәсьәләләр буенча алга таба хезмәттәшлек итү, кайбер проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Быел ПХГФ - 2025тә Татарстан төбәк-партнер статусында чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов республика экспозициясен: сәнәгать предприятиеләре казанышлары күргәзмәсен, төбәк мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган милли стендны, шулай ук «Татпотребсоюз» оештырган «Татар утары» кунакчыллык зонасын югары бәяләде. "Бик яхшы әзерләнгәннәр", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Шулай ук бу атнада, 8-9 октябрьдә, Казанда «TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче бизнес-форумы узды. Чарага якынча 3,5 мең кеше җыелган иде. Форум кысаларында 15 сессия һәм пленар утырыш узды. 19 килешү имзаланган, шул исәптән Спас районы һәм Һиндстанның Агра шәһәре арасында. Татарстанның кайбер предприятиеләре Һиндстаннан эшче көчләр җәлеп итү буенча килешүләр төзеде.
"Безнең өчен Һиндстан белән хезмәттәшлек бик мөһим. Без бу илнең мәгълүмат технологияләре, медицина, фармакология, инновацияләр һәм технологик үсеш өлкәсендә нинди уңышларга ирешкәнен беләбез. Киләчәктә форум уздыру традициясен дәвам итәргә һәм аны тәҗрибә уртаклашу, эшлекле багланышлар урнаштыру һәм Һиндстан белән яңа проектлар эзләү мәйданчыгы буларак кулланырга кирәк. Безнең һинд партнерлары ягыннан да кызыксыну зур, актив эшләячәкбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Иртәгә, 12 октябрьдә, Россиядә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов АСК хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, шулай ук шәһәр һәм район җитәкчеләренә тармак ветераннарына аерым игътибар бирергә кушты.