Бүген XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер очрашты. Яклар республика һәм компаниянең киң даирә мәсьәләләр буенча хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Татарстанда табигый газ куллану арта бара, дип билгеләп үтелде. 2024 елда республикага еллык газ җибәрү буенча тарихи рекорд куелган – 19 млрд куб.м. Төбәктә газны төп кулланучылар – электр энергетикасы һәм нефть химиясе предприятиеләре. Республикада газга ихтыяҗ арта барыр дип көтелә. Беренче чиратта, «Иннокам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре хисабына. 2024 елда "Газпром" кластер территориясенә өстәмә күләмдә газ бирү өчен газ транспорт куәтләрен киңәйтү объектларын проектлауга керешкән.
"Газпром" Татарстанның төньяк-көнбатыш өлешендә яңа кулланучылар өчен куәтләрне үстерә. 2023 елда, 2026 елга кадәр гамәлдә булган төбәкне газ белән тәэмин итүне үстерү һәм газлаштыру программасы кысаларында, «Газпром» реконструкцияләнгән газүткәргеч-бүлеп җибәрүне һәм яңа куәтле «Юбилейная» газ бүлү станциясен файдалануга керткән. Нәтиҗәдә Лаеш районында һәм Казанда яңа кулланучылар газ челтәрләренә тоташу мөмкинлеге ала, сәнәгатьне һәм торак төзелешен үстерү өчен өстәмә шартлар туа. 2024 елда Зеленодольскта «Казанкомпрессормаш» АҖ сынау комплексын газ белән тәэмин итү өчен газүткәргеч төзелгән. Моннан тыш, 2026-2030 елларга Татарстанны газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерүнең яңа программасы әзерләнгән. Ул ПХГФ-2025 кырларында имзаланачак.
Татарстанны газлаштырып бетерү актив алып барыла. Бүгенге көнгә халык белән 37,6 мең килешү төзелгән, аларның 95%ы (35,8 мең) үтәлгән – газ гражданнар кишәрлекләре чикләренә китерелгән. 28,4 мең гаилә йорт эчендә җайланмалар урнаштырган һәм газ куллана. Моннан тыш, 17 медицина һәм мәгариф учреждениеләренең котельныйларына газ челтәрләре китерелгән, шуларның 13е газга күчкән.
Татарстан - газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә актив катнашучы. Республиканың әйдәп баручы предприятиеләре – «КАМАЗ» автомобиль заводы, «РариТЭК Холдинг» һәм «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы» – табигый газда эшли торган транспорт җитештерүне үзләштергәннәр. Бу - автобуслар, йөк, махсус һәм авыл хуҗалыгы техникасы, шулай ук елга суднолары. Газ мотор ягулыгының өстенлекләрен күрсәтү өчен «КАМАЗ-мастер» спорт командасы составында ярышларда газдагы КАМАЗ катнаша. Ул ПХГФ-2025 мәйданчыгында тәкъдим ителгән.