XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев Татарстан Республикасының ике күргәзмә стендында булдылар.
Сәнәгать экспозициясендә Татарстанның 18 алдынгы предприятиесе үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен, ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Алар арасында «КМПО» (ГТЭУ-18 «Волга» газ турбиналы энергетика җайланмасы макеты - электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару өчен югары нәтиҗәле агрегат), «Авиагаз-Союз+» («ИСТОК-60» газын җылыту блогы макеты), «Газпром трансгаз Казан» (газны суырту өчен ике баскычлы агымлы эжектор), «Казанкомпрессормаш» (эре тоннажлы компрессор агрегатлары җитештерү буенча җыю-сынау комплексы макеты), «ТаграС» (кабель һәм торба продукциясе үрнәкләре), «Иннополис университеты» (цифрлы шәһәрнең интерактив 3D-моделе белән стенд); газүткәргечләрнең су асты кичүләрен диагностикалау өчен мобиль телеидарә ителә торган робототехник йөзмә платформа макеты), «ЭнергоГазСервис» (төрле казаннар), «КЭР-Холдинг» ИК (газ турбиналарын ремонтлаганда һәм газ агып чыгуны булдырмау өчен кулланыла торган технологияләр), шулай ук башка җитештерүләр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Алексей Миллер һәм Сергей Цивилев «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге пассажында урнашкан республиканың милли стендын карадылар. Биредә татар халкының бай мәдәни мирасын һәм күп гасырлык тарихын чагылдырган уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән.
Форум кунаклары өчен мәйданчыкта интерактив программа һәм традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар оештырылган. Теләге булган һәркем күн мозаика, элмәле һәм тамбур чигү, киез эшкәртү, челтәр үрү һәм эбру техникасында суда рәсем ясау белән таныша ала.
«Кадим Әлмәт» этник музыка ансамбле һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары бу чарага бәйрәм рухы өстәде.