Татарстан Рәисе XIV Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында катнашты

09.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Газ базары 2025-2035: трансформация шартларында яңа төсмерләр» пленар утырышында катнашты.

Форумда катнашучылар алдында «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр, Төркия Республикасы Энергетика һәм табигый ресурслар министры Альпарслан Байрактар һәм башка спикерлар чыгыш ясады.

Чара кысаларында глобаль табигый газ базары үсеше тенденцияләре, шулай ук үзгәрүче икътисадый һәм геосәяси вәзгыять шартларында халыкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

«Газпром" -Татарстанның стратегик партнеры, аның белән машина төзелеше, нефть химиясе, геофизика, фәнни-җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Соңгы 3 елда гына да республика оешмалары продукциясен «Газпром» мәнфәгатьләрендә куллану буенча юл картасы кысаларында Татарстан предприятиеләренең продукциясе һәм хезмәтләре күләме 42 млрд сумнан артып китте, ә компанияләр саны 250гә җитте.

Татарстан - илдә газ куллану күләме буенча алдынгыларның берсе. Узган елда әлеге күрсәткеч тарихи максимумга - 19 млрд куб метрга җиткән. Мондый нәтиҗә республиканың «Газпром» компаниясе белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген һәм газ белән тәэмин итү системасының ышанычлы булуын күрсәтә.

Татарстанда Россия Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган газлаштырып бетерү программасына аерым игътибар бирелә. Бүгенге көнгә халык белән 37,6 мең килешү төзелгән, аларның 95%ы (35,8 мең) үтәлгән – газ гражданнар кишәрлекләре чикләренә китерелгән. 28,4 мең гаилә йорт эчендә җайланмалар урнаштырган һәм газ куллана. Моннан тыш, 17 медицина һәм мәгариф учреждениеләренең котельныйларына газ челтәрләре китерелгән, шуларның 13е газга күчкән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.