Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Бүләкләргә икътисадый, социаль, мәдәни, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда 42 татарстанлы лаек булды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
«Безгә кадәр булган буыннар республикада башкарган эшләр һәм без бүген башкарган эшләр уңай нәтиҗә бирә. Без илебез файдасына, шул исәптән республикабыз файдасына башкарылганнарны күрәбез. Һәм монда сез башкарган эшләр өлеше дә гаять зур. Һәркем үз эшендә республика һәм Россия өчен күркәм эшләр башкара. Без сезнең белән горурланабыз», – диде Татарстан Президенты, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. «Бүген Татарстан Республикасын төзүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында дәүләт бүләкләре тапшырыла. Сезне шул матур бәйрәм белән котларга телим. Бу – мөһим дата һәм сезнең казанышларны билгеләү өчен яхшы мөмкинлек һәм сезгә талантыгыз һәм эшегез өчен, дәүләтне ныгытуга, республика алдында торган бурычларны үтәүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт», – диде Игорь Комаров.
Александр Невский ордены белән – нефть сәнәгате ветераны, В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов, ә Дуслык ордены белән РФ Югары суды каршындагы Суд департаментының Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ринат Таҗетдинов бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе штабы башлыгы Александр Бородин бүләкләнде.
«ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләре белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Геннадий Баранов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан «Органик синтез» ГАҖның инфраструктура һәм чимал проектлары буенча баш главный консультанты Рәфкат Кантюков, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм республиканың башка күренекле кешеләре бүләкдәнде.
«Татарстан Республикасы халык артисты» мактаулы исеме Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе – баш дирижер Александр Сладковскийга бирелде.