Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республиканың Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашты

29.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республиканың Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Искәртәбез, Аида Балаева Казанда кыска вакытлы эш сәфәрендә. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырылучы тантанада катнашачак, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмәне караячак. 

Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республиканың Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министрына республикага булган игътибары өчен рәхмәт әйтте. Ул искәрткәнчә, соңгы берничә ел эчендә Татарстан-Казахстан хезмәттәшлегенең көн тәртибе бик бай булды. 2018 елда Казанда Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең 20 нче утырышы узды. Моннан тыш, 2020 елның июлендә Казахстан Премьер-министры урынбасары Роман Скляр Татарстанга эш сәфәренә килгән иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.