Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләрне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә катнашты

29.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләрне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин алып барды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Идел буе федераль округы составына керүче Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектының торак төзелеше өлешендәге күрсәткечләрен үтәүләре турында фикер алыштылар. Бу – шул исәптән төбәкләрдә торакны гамәлгә кертү, яңа торак өчен ипотека кредиты программасы шартлары, авыл ипотекасы һәм башкалар, «Стимул» программасы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген киңәшмәдә фикер алышынган мәсьәләләр Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеменең (җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов) чираттагы көн тәртибендә дәвам иттереләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.