Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты

30.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Ил эчендә туристик агымнарны активлаштыру өчен төбәкара дәрәҗәдә туристлык тармагын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук кичә «Бөек Идел юлы» төбәкара туристик проектын алга этәрү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзалануын хәбәр иттеләр.

Зарина Догузова белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина