Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанны Республика Көне белән котлады

30.08.2020

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанны Республика көне белән котлады – ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә телеграмма юллады.

«Миңа Татарстан Республикасы Көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларымны һәм иң изге теләкләремне юллавым бик рәхәт, - диелә телеграммада. – Хәзерге вакытта дуслык һәм туганлык тарихи багланышларына нигезләнгән уңышлы Төрекмән-Татарстан элемтәләре безнең илнең Россия Федерациясе белән күп планлы һәм стратегик партнерлыгының үрнәге булып тора.

Безнең илләр арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр алга таба да үсәчәк һәм ике халык файдасына ныгыячак дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә Татарстанның тугандаш халкына – тынычлык, алга китеш һәм чәчәк атуыгызны телим.

Төрекмәнстан Президенты ГГурбангулы Бердымөхәммәдов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте