Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән - Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашучы байкерлар колоннасын җитәкләде.
Harley - Davidson клубында катнашучыларның «Кызыл Кремльдән - Ак Кремльгә» бәйрәм мотойөреше ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Мотойөрештә Harley Davidson HOG Red Square chapter Russia мотоцикллары хуҗаларының Мәскәү клубы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Самара, Екатеринбург, Уфа, Төмән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән клублар вәкилләре катнашты.
Казанда әлеге чарада катнашучылар Кремль урамындагы Спас манарасы янында колоннага тезелеп бастылар. Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды һәм байкерлар колоннасы «Казан» халыкара ат спорты комплексына юнәлде.
ТАССР 100 еллыгы уңаеннан Казанда узган мотойөрештә 300 дән артык мотоцикл катнашты.
Киңкүләмле йөреш шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.