Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев һәм Казахстан Республикасының Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев татарстанлыларны Республика Көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады. Котлау телеграммалары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган.
Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев. «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Казахстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һәм сезнең ватандашларыгызны татар халкы тарихында әһәмиятле вакыйга - Татар Автономияле Республикасы төзелүнең бер гасырлык юбилее белән чын күңелдән котлыйм!
Узган йөз ел эчендә Татарстан искиткеч уңышларга иреште. Алга китешнең нигезе - халыкның туган җиргә эчкерсез мәхәббәте, үзенең күп гасырлык традицияләренә һәм уникаль мәдәни мирасына тугрылык, фидакарь хезмәте һәм киләчәккә омтылышы, - диелгән телеграммада. - Хәзерге этапта Казахстан һәм Татарстан мөнәсәбәтләрен торгызуга безнең милли лидерлар – Елбасы Нурсолтан Абишевич Назарбаев һәм Минтимер Шәрип улы Шәймиев бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Аларның үтемле сәясәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек Казахстан белән Россия Федерациясе арасында стратегик партнерлыкның һәм берлекнең мөһим компоненты булды.
Бүген Татарстан Сезнең көчле, нәтиҗәле җитәкчелегегез астында ике халык арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга һәм күпкырлы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлешне дәвам итә. Татар медикларының коронавирус йогышына каршы көрәштә ярдәм итү өчен Казакъстанның кайбер регионнарына юнәлүе моңа ачык дәлил булып тора, моның өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә".
Казахстан Республикасының Беренче Президенты - Елбасы Нурсолтан Назарбаев. «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган юбилей тантаналарында катнашырга чакыруыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Бүген Татарстан дәүләт идарәсе дәрәҗәсе, социаль-икътисадый өлкәне модернизацияләү һәм сәнәгать җитештерүе күләме буенча Россиянең алдынгы субъектларыннан берсе булып тора. Республиканың уникаль мәдәни-тарихи мирасы бар, дөньяга күренекле шәхесләр бүләк итте. Күп гасырлар дәвамында мул татар җирендә күп кенә халыклар һәм дин вәкилләре тату һәм бер-берсенә хөрмәт белән яши.
Казахстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында Казахстан-Россия стратегик партнерлыгы һәм берлек кысаларында хезмәттәшлек итү ике як өчен дә кызыклы булган барлык юнәлешләр буенча динамик рәвештә үсә бара.
Казахстан һәм Татарстан халыклары мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләр буенча бик якын, ә безнең илдә яшәүче күп санлы татар диаспорасы дуслык һәм үзара аңлашу өчен «тере күпер» булып тора.
Кызганычка каршы, кайбер объектив сәбәпләр аркасында бәйрәм чараларында катнашу өчен Татарстан Республикасына килә алмадым. Шул ук вакытта безнең арадагы дустанә мөнәсәбәтләрне югары бәялим һәм халыклар файдасына уртак эшне дәвам ителер дип өметләнәм.
Форсаттан файдаланып, Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, ныклы сәламәтлек һәм дәүләт эшчәнлегегездә яңа уңышлар, ә Татарстанның тугандаш халкына тынычлык һәм чәчәк атуын телим!
Ихтирам белән, Нурсолтан Назарбаев».