Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин Казанда капремонттан соң Тимер юлчылар мәдәният сараен ачтылар

30.08.2020

Бүген Казанның Юдино бистәсендә капремонттан соң Тимер юлчылар мәдәният сарае ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Горький тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Тимер юлчылар мәдәният сарае – Казанның иң борынгы мәдәният йортларыннан берсе, тарихи архитектура ядкяре. Объект 1959 елда төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Юдино кешеләрен Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрикләде. Ул ассызыклаганча, Казанның бу тимер юл бистәсе – эре сәнәгать үзге, республиканың тимер юл башкаласы. «Монда хезмәт кешеләре яши. Без спорт үзәге дә, мәдәният үзәге дә һәм җәмәгать киңлекләре дә ясыйбыз дип килешкән идек. Бүген без сезгә башкарган эшебез турында мәгълүмат бирергә әзербез», - диде ТР Президенты.

Монда 480 урынлык төп концерт залыннан тыш, тагын ике күп функцияле зал булдырылган.

Мәдәният сараена капиталь ремонт белән бергә, аның алдындагы мәйдан да үзгәртеп корылган. Фонтан торгызылган, кече архитектура формалары урнаштырылган, яктырту җайланмалары яңартылган, территория яшелләндерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев