Татарстан Президенты Tat CultFest заманча татар мәдәнияте фестивалендә булды

30.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tat Cult Fest заманча татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булды. Чара Казан Кремлендә узды.

Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры - Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Tat Cult Fest өченче тапкыр үткәрелә. Фестивальдә 30дан артык иҗат коллективы һәм 50 дизайнер катнаша. Программа театраль күренешләр һәм хореография мастер-классларын тәкъдим итүне, арт-объектлар күргәзмәсен үткәрүне, балалар өчен күңел ачу программасын оештыруны күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов яшь татар дизайнерларының киемнәре һәм бизәкләре күргәзмәсе белән танышты, Татарстан АССР 100 еллыгына багышланган арт-инсталляцияне карады, шулай ук «Шаян-ТВ»балалар мәйданчыгында булды.

Фестиваль мәйданчыгыннан Татарстан Президенты «Урал» мотоциклында утырып китте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев