Рөстәм Миңнеханов Казанның Ямашев проспектындагы күп фатирлы торак йорт ишегалдын төзекләндерүне бәяләде

30.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның күп фатирлы торак йорты ишегалдында (Ямашев проспекты, 82) булды.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды бәйрәмендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Монда скейт-мәйданчык барлыкка килде, ул шунда ук самокат һәм скейтбордлардагы балаларның яраткан урынына әйләнде, эскәмияләр урнаштырылды, сабыйлар өчен уен зонасы төзекләндерелде. Биредә шулай ук төзекләндерү кысаларында оештырылган яңа сәхнәдә әдәби-музыкаль программа оештырдылар, шулай ук Татарстан артистлары да чыгыш ясады. Балалар һәм бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар һәм күңел ачу программасы әзерләде. Спорт мәйданчыгында яшүсмерләр волейбол һәм баскетбол уйный ала.

Рөстәм Миңнехановка ишегалдында нинди эшләр башкарылуы турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

«Бу искиткеч ишегалды, - диде Рөстәм Миңнеханов, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. - Безнең башкалада күп нәрсә эшләнә, һәм монда, бу ишегалдында, тормыш кайнавы һәм тәртип булуы мөһим. Без сезне Шәһәр көне һәм Республика көне, ТАССР 100 еллыгы белән котлыйбыз. Һәм бу искиткеч объектта сез уйный да, аралаша да аласыз».

Казан мэры Илсур Метшин шулай ук барысын да Республика көне һәм шәһәр көне белән котлады. 

Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан халык артисты, Россия атказанган артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина