Татарстан Республикасы Президенты Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды

30.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды.   

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты лауреатларны котлады һәм аларга үз эшләренә игътибарлы булганнары һәм республика хакына зур казанышларга ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Лауреатлар – Татарстанның чын ватанпәрвәрләре», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел лауреатлар: Идрис Газиев – татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкарганы, музыкаль-мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен; Лирон Хәмидуллин – «Дәрдмәнд», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен; Денис Осокин – «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләре җыентыгы өчен; Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнара Гатина – Резедә Ахиярованың «Сөембикә» операсын куйган өчен.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев