Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы яңа «Авангард» скверында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада ишегалларын төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча масштаблы программалар гамәлгә ашырыла. «Сезнең хәзер бик җайлы җәмәгать киңлегегез бар. Сезне шул шатлыклы вакыйга белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул балаларны Белем көне белән тәбрикләде һәм укуларында уңышлар теләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кешеләрне коронавирусны профилактикалау чараларын үтәргә өндәде.
Сквер проектын эшләгәндә төп принцип җәяүлеләр сукмакларын үзара тоташтыру булган. Ике төп маршрут билгеләнгән: беренчесе – мәгариф һәм социаль объектларга юл, икенчесе – җәмәгать транспорты тукталышларын тоташтыручы сукмак.
Татарстан Республикасы Президенты яңа скверны карап чыкты, универсаль спорт мәйданчыгында булды һәм кешеләр белән сөйләшеп торды. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка капиталь ремонттан соң «Олимп» балалар иҗаты үзәген күрсәттеләр.