Бүген безнең бурыч –хәзерге шартларда балаларга конкуренциягә сәләтле булырлык яхшы белем бирү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2 нче лицей ачылышында хәбәр итте.
Яңа лицей 800 урынга исәпләнгән. Мәктәп берничә функциональ зонага бүленгән. Башлалангыч сыйныфлар 1 нче һәм 2 нче катта урнашкан. Спорт зонасы мәктәп яны территориясенә чыгарлык итеп оештырылган. Киенү бүлмәләре, душлар, санузеллар тиешенчә корылган. Актлар залы 2 нче катта, 266 урынга исәпләнгән. Китапханә 3 нче катта.
Лицейның үзенчәлеге «мәктәп – югары уку йорты – шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр», коллаборациясендә, төп максаты – район икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру өчен киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү.
Чистай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты тагын «Татнефть-Олимп» стадионы территориясендәге паркны төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. Бүгенгә эшләрнең беренче этабы тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Чистайда «МЕТТЭМ-М» ҖЧҖнең җитештерү комплексында булдылар. Предприятие автомобиль компонентлары җитештерә (автомобиль электроникасын, мехатрониканы һәм телематиканы эшләү, җитештерү һәм китереп тору).