Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика көненә һәм ТАССР 100 еллыгына багышланган гадәттәге ат-спорт бәйрәме узды. Ярышларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та күзәтте.
Бәйрәмдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры - Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Казан ипподромына Рөстәм Миңнеханов «Урал» мотоциклында килде. Биредә Harley-Davidson клубында катнашучыларның «Кызыл Кремльдән - Ак Кремльгә» дигән мотойөреше тәмамланды.
Ат-спорт бәйрәме кысаларында 15 чабыш һәм узыш булды, шул исәптән Татарстан Президенты призына һәм «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» призына дә.