Рөстәм Миңнеханов Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының мәктәп балаларын ашатуны оештыруга әзерлеген бәяләде

01.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының мәктәп балаларын ашатуны оештыруга әзерлеген бәяләде.

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаманты шәһәрнең гомуми белем оешмаларын, мәктәпкәчә һәм социаль учреждениеләрен, шулай ук якындагы муниципаль районнарны тукландыруны оештыру һәм аларны продуктлар белән тәэмин итү эшчәнлеген гамәлгә ашыра.  

Предприятие муниципаль мәктәпкәчә һәм гомуми белем оешмаларын, шул исәптән Казанның халыкара мәктәбен, «Адымнар» күп телле мәктәбен, Казан  Суворов хәрби училищесын һәм башкаларны, Арча, Әтнә, Лаеш, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кайбыч, Питрәч, Теләче райннарының мәктәпкәчә һәм гомуми белем оешмаларын кайнар ризык белән тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар өчен Департамент эшчәнлеген оештыруны, җирле җитештерүчеләр продукцияләре үрнәкләрен тәкъдир иттеләр

Татарстан Президенты ашамлыкларны бушату зонасын карады, кайнар цехта эшләрнең ничек оештырылуын бәяләде.

Аннары мәктәп менюсындагы үзләре җитештергән ашларны тарату линиясен карап чыкты.  

Татарстан Президентына шулай ук башлангыч сыйныф укучыларына бирелә торган тулы менюны тәкъдим иттеләр.

Аңлатмаларны «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшина биреп барды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озата йөрде.

Тулырак мәгълүмат  Департамент сайтында - http://www.poelidovolen.ru/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.