Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәпнең яңа корпусын карады

01.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәптә (Федосеевская ур., 52) булды, анда ул уку йортының яңа корпусын карады. Чарада шулай ук РФ Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты.

Яңа корпус төзелеше 2018 елда башланды. Универсаль уку аудиторияләреннән тыш, мәктәптә иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео - һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә, бассейн, тренажер залы бар.

Рөстәм Миңнеханов уку корпусын төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Бик катлаулы проект - тарихи үзәктә мондый объектны урнаштыра алу. Бик матур заманча корпус барлыкка килде", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, мәгариф системасын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Без яшь татарстанлыларның иң яхшы белем алуын телибез. Республика көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Заманча халыкара мәктәп булу моңа ярдәм итә. Барлык балаларны да уку елы башлану белән котлыйм», - дип өстәде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин яңа корпусның уку бүлмәләрен карадылар, спорт залын һәм лабораторияләрне карадылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.