Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты

31.08.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты. Очрашу «Татнефть Арена» боз сарае базасында узды. Очрашуда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты Наил Маганов, ТР спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» баш тренеры Дмитрий Квартальнов катнашты.

Яңа сезон башына «Ак Барс» шактый көчәйде. Казанлыларга Стефан да Коста һәм Найджел Доус кебек атаклы уенчылар да кушылды. Моннан тыш, командада тәрбияләнгән Александр Бурмистров һәм Александр Ховановны да кире кайтарды. Команда чемпионат башлануга әзерлекен бер атна элек Казанда узган «TANECO чемпионнар Кубогы» сезон алды турнирында күрсәтте. Анда «Ак Барс» кубокны яулады.

Рөстәм Миңнеханов уенчыларны һәм тренерлар штабын ТАССР 100 еллыгы белән котлады, шулай ук узган сезонда чыгыш ясаган өчен рәхмәт белдерде. Искәртик, КХЛ коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә 2019/20 елгы сезонны вакытыннан алда тәмамлау турында карар кабул итте. "Җиңүгә мөмкинлекләребез яхшы иде, бик лаеклы уйнадыгыз. Без сезнең белән горурланабыз. Тик, кызганычка каршы, бер мизгелдә барлык спорт ярышлары да туктатылды. Әмма акрынлап барысы да яңадан торгызыла башлый", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, хоккей бүген республикада иң яраткан спорт төрләренең берсе. Хоккей белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстанда 46 боз сарае эшли. "Хоккейны яшьләр дә, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уйный. Сезнең спорт казанышлары хоккей сөючеләрнең санын арттыруга ярдәм итә. «Ак Барс» безнең республика һәм ил имиджы өчен күп нәрсә эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты командага сезонда җәрәхәтләнмичә уңышлы уйнауларын теләде: «безнең команда яхшы, уйналган. «Ак Барс» - безнең бренд. Сезнең өчен Татарстанда гына түгел, ә безнең республиканың дуслары да җан аталар».

ТР Президенты «Ак Барс» уенчыларына һәм «Татнефть» компаниясенә Covid-19 пандемиясе вакытында хәйрия проектларында актив катнашканнары өчен аерым рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.