Татарстан Президенты «КАМАЗ» заводында булды һәм эшчеләр белән аралашты

09.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыгы эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» машина төзелеше комплексында булды, анда пресс-рама заводын модернизацияләү барышы белән танышты. Аны Чаллы мэры Наиль Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде. 

Рөстәм Миңнехановка пресс-рама заводын модернизацияләүнең 2017 елда башлануы, ә эшләрне 2021 елның икенче кварталында тәмамларга җыенулары турында сөйләделәр. Яңартылган җитештерү куәте елына 65 мең рама тәшкил итәчәк. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов завод эшчеләре белән сөйләшеп торды. Ул ассызыклаганча, «КАМАЗ»ның үсеш өчен перспективалары яхшы. ТР Президенты «КАМАЗ»ның Россия автомобиль заводлары арасында үз автомобильләрен мөстәкыйль эшләп чыгаручы бердәнбер завод булуын искәртте.   

«Бүген коллективны саклап калу, предприятиедә яшь белгечләрне төпләндерү бик мөһим. Моның өчен „КАМАЗ“ заказ алырга тиеш. Димәк, машина бик заманча булырга тиеш. Сезнең зур дәрәҗәдәге фәнни-техник үзәгегез бар. Бүген „КАМАЗ“ – республиканың илкүләм бренды, аңа бөтен дөньяда ышаналар», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук завод хезмәткәрләрен COVID-19ны профилактикалау кагыйдәләрен үтәргә өндәде. «Коронавирус беркайда да китмәде. Шуңа күрә киләчәктә дә социаль дистанция саклаячакбыз, индивидуаль саклану чаралары кулланачакбыз», - диде ТР Президенты. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка Евро-6 экологик класстагы двигательле Mercedes-Benz Actros яңа магистраль авыр йөк ташыгычын тәкъдир иттеләр. Mercedes-Benz Actros серияле рәвештә ноябрьдә чыгарыла башлаячак.

Аннары Татарстан Президенты, К5 буыны яңа «КАМАЗ - 54901» магистраль авыр йөк ташыгычын үзе йөртеп, «Волга» М7 автоюлының 1014 һәм 1017 км юллар аермасына юнәлде. Бүген бу кишәрлектә эшче хәрәкәт башланачак


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.