Татарстан Президенты Чаллыда яңа «Клевер» спорткомплексында булды

09.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Клевер» спорт-савыктыру комплексында булды.  

Төзелеш муниципаль-хосусый партнерлык кысаларында башкарылган. Ике катлы спорт-ял итү комплексында 145 кешегә исәпләнгән зур тренажёр зал, көч арттыру күнегүләре өчен универсаль заллар бар.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген икенче бинада эшләр дәвам итә, анда термаль комплекс урнаштырылачак. Аны 2021 елда ачарга ниятлиләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.