Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Александр Новак Зәй ГРЭСын модернизацияли башлауга багышланган тантанада катнаштылар. Станция белән янәшә 850 МВт яңа пар-газ җайланмасы төзеләчәк, бу ГРЭСның нәтиҗәлелеген шактый арттырачак.
Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә энергия станциясен модернизацияләү проектын хуплаган өчен рәхмәт әйтте. «Бу республика өчен генә түгел, бөтен ил энергия системасы өчен дә бик мөһим проект», - диде Татарстан Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, Зәй ГРЭСын модернизацияләү шактый икътисадый нәтиҗәлелеккә китерәчәк. Проект күпләп сату базарының I бәя зонасы кулланучылары өчен электр энергиясе хакын базардагы очсыз энергия тәкъдиме арту исәбенә елына 7 млрд сумга киметәчәк. «Әлеге проект үз вакытында һәм сыйфатлы үтәләчәк. Безнең өчен бу проект өстенлекле булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Александр Новак билгеләп үткәнчә, Зәй ГРЭСы берләштерелгән Урта Идел энергетика системасы өчен система барлыкка китерүче булып тора.
Министр ассызыклаганча, соңгы 5 елда Татарстанда уртача электр энергиясен куллану ел саен 2,5%ка арта, бу ил буенча уртача күрсәткечтән артыграк (1%).
«Республика үсешен дәвам итә. Яңа җитештерүләр ачыла, эш урыннары булдырыла. Моның өчен куәтләрне генерацияләүче инфраструктура кирәк. Шуңа күрә Зәй ГРЭСында яңа югары нәтиҗәле заманча энергоблок төзү турындагы тәкъдим хупланды. Россиядә мондый блоклар юк әле», - диде федераль министры.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Новак яңа энергоблок төзи башлау уңаеннан истәлекле тамга ачтылар.
ПГУ-850 МВт төзү буенча контракт «Татэнерго» ААҖ белән «Enka» Төркия компаниясе арасында быел июль аенда төзелгән. Модернизацияләүне 2025 елда төгәлләргә җыеналар.