Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүчеләрне котлады

09.09.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүчеләренә котлау телеграммалары юллады.

Искәртик, финалда бәяләү чаралары 2020 елның 6-7 сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Сенеж» остаханәсе мәйданчыгында узды.

Суперфиналда бөтен илдән 300ләп конкурсант катнашты, 106 кеше җиңүче булды.

Җиңүчеләр ел дәвамында Россиянең алдынгы дәүләт эшлеклеләреннән һәм эре корпорацияләр җитәкчеләреннән консультацияләр алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов - конкурсның остазы

«Россия лидерлары» конкурсының суперфиналында Татарстан Республикасыннан 5 кеше җиңде: Кайданный Тимур Сергеевич, Садыйков Ирек Рамил улы, Габдрәшитов Закир Нурәхмәт улы, Додонов Карен Владимирович, Хилимончик Никита Сергеевич.

«2020 елгы «Россия лидерлары» конкурсының суперфиналында җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм. Бүген ярышлар барышында сез күрсәткән киләчәккә омтылыш, кыю идеяләр, яңа иҗат энергиясе сезне лаеклы җиңүгә китерде», — диде Татарстан Президенты җиңүчеләргә җибәргән котлау телеграммаларында.

«Сезнең һөнәри осталыгыгыз, лидерлык сыйфатларыгыз, куелган максатка ирешүдә нык булуыгыз һәм, әлбәттә, конкурс барышында алынган уникаль белемегез һәм тәҗрибәгез, иҗтимагый тормышта актив катнашып һәм туган илебез үсешенә лаеклы өлеш кертеп, тормыш юлыннан алга таба да ышанычлы хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәгенә ышанам», — дигән Татарстан Президенты. Ул җиңүчеләргә барлык башлангычларында уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина