Рөстәм Миңнеханов М-7 «Волга» трассасында -1014 һәм 1017 км да яңа транспорт чишелешләре буенча хәрәкәтне ачтылар

09.09.2020

Бүген Татарстанда М-7 «Волга» трассасында 1014 һәм 1017 км – Мәскәү - Түбән Новгород – Казан – Уфа яңа транспорт чишелешләре буенча хәрәкәт эачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

1014 нче һәм 1017 нче километрларында «Волга» М-7 автоюлыннан сул якка китү мөмкинлеге Алабуга шәһәрен әйләнеп узучы участокта куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итәчәк.

Юл төзүчеләр 3,7 км озынлыктагы автомобиль юлы участогын үзгәртеп кордылар. Нигезне цемент белән ныгытылган гравий-ком катнашмасыннан башкардылар һәм гомуми калынлыгы 20 см булган асфальтобетонның өч катламын җәйделәр. Шулай ук участокта су үткәргеч торбалар һәм су агызгычлар урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Юл кырыйларын асфальт-бетон белән ныгыттылар.

Зур Качка һәм Олы Тарловка авылларында яшәүчеләргә юлга чыгу өчен бөтен шартлар булдырылды. Участокта 100дән артык юл билгесе, 6,5 км тимер коймалар урнаштырылды. Торак пунктлар белән янәшә дүрт автобус тукталышы куелды, җәяүлеләр өчен юллар төзелде, утырту мәйданчыклары төзекләндерелде, электр линияләре урнаштырылды һәм җәяүлеләр өчен юллар төзелде. Җир өсте җәяүлеләр кичүе автомобиль юлын куркынычсыз кисүне тәэмин итү өчен сигналь светофор белән җиһазландырылды.

​Автомобиль юлының әлеге тиз йөрешле участогында транспорт чишелешләрен төзү кирәклеге турында карар берничә ел элек кабул ителгән иде. Көн саен «Алабуга» махсус икътисадый зонасына алып баручы юлда 25 меңгә кадәр автомобиль уза. 

​Объектта эшләр 2019 елның июлендә башланган һәм графиктан 2,5 айга алдан тәмамланган.

Әлеге объект магистраль транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтүнең 2024 елга кадәр комплекслы планына кертелде. Дәүләт контракты буенча эшләрнең бәясе 533,935 млн. сум тәшкил итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый юл проектларын гамәлгә ашыру автотранспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәк, участокның үткәрүчәнлеген арттырачак, пассажирларга хезмәт күрсәтү һәм йөк ташу шартларын яхшыртачак.

«Без халкыбыз яшәгән ике торак пунктка кирәк булган чишелеш төзедек. Әмма чишелеш әлеге участоктагы аварияләр аркасында да кирәк иде. Федераль программа, РФ Транспорт министрлыгы, "Волго-Вятскуправтодор" ярдәме белән бу проблема вакытыннан алда хәл ителде. Без хәзер төялгән ике ярымприцепта юлдан узып карадык, менә дигән юл, имин юл. Булдырасыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина