Рөстәм Миңнеханов Казанда шәһәрендә пассажирларны йөртү өчен газ-мотор ягулыгында яңа автобуслар тапшыру тантанасында катнашты

09.09.2020

Бүген Казанда пассажирларны йөртү өчен яңа «НефАЗ» автобуслары тапшырылды.

Автобусларны тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ГТЛК» ГАҖ генераль директоры М.Полубояринов катнашты.

Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген «КАМАЗ» ГАҖ алга бара һәм дөнья дәрәҗәсендәге автомобильләр чыгара. Ул бүген «КАМАЗ» ның җитештерү куәтләрендә булганы, яңа модельләр белән танышканы һәм хәтта предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин рөхсәте белән «КАМАЗ» йөк машиналарының берсен йөртеп каравы труында искәртте. 

«Бу автобусларның заманча һәм экологик булуында шик юк, халык канәгать булачак. Сыйфатлы иҗтимагый транспорт - безнең гражданнарның яхшы кәефе ул", - диде Татарстан Президенты. Ул республикада киләчәктә дә юл инфраструктурасын үстерү буенча эш дәвам итәчәк, дип ышандырды.

Бүген Казан ихтыяҗлары өчен бирелә торган автобуслар газ-мотор ягулыгында эшли. Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелегенә әлеге проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген "КАМАЗ" иҗтимагый транспортының төрле вариантларын җитештерә. Мәсәлән, Мәскәү өчен "КАМАЗ" электробуслар җыя.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук яңа автобуслар Казанда пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртсын дигән теләген белдерде.

23 яңа «НефАЗ» шәһәр автобусыннан символик ачкыч Казан мэры Илсур Метшинга тапшырылды. Яңа техника "4 нче пассажир автотранспорт предприятиесе" рейсларында эшләячәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина