Яңалыклар

16.09.2020

Бүген Казахстан ягы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан  Назарбаев белән телефоннан сөйләште.

15.09.2020

Бүген Казан Кремлендә 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру буенча Эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев уздырды.

15.09.2020

Татарстан - һәрвакыт ышанычлы партнер, ул безнең яңа проектларда пилот төбәк буларак актив катнаша. Бу хакта бүген Россия мәдәният министры Ольга Любимова Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында белдерде.

Чара Казан Ратушасында узды. Утырышның төп темасы - 2020-2025 елларда һәм 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясе проекты турында фикер алышу.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк театрлары вәкилләре, махсус уку йортлары вәкилләре һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

15.09.2020

2019 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетында мәдәният өлеше 4,9%ка җиткән иде, бу – илдәге иң зур күрсәткечләрнең берсе. Бүген бу хакта РФ Мәдәният министры Ольга Любимова Казанда, Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утырышында хәбәр итте.

Чара Казан  Ратушасында узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм башкалар катнашты.

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Россия-Кыргызстан хөкүмәтара комиссиясенең мәдәният буенча эш төркеме утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Утырыш Казан Ратушасында узды. Анда Кыргызстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Азамат Җаманкулов катнашты. Россия рәистәше - Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли.

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртәбез, Ольга Любимова Казанда эш сәфәрендә. Аның программасында – Россия-Кыргызстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара  комиссия утырышында катнашу. Моннан тыш, Ольга Любимова Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утырышында катнашачак.

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Яшәү өчен уңайлы һәм имин тирәлек»не үстерүнең илкүләм максатына ирешү турында мәсьәлә буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беернче урынбасары Андрей Белоусов уздырды.

15.09.2020

Бүген Төрекмәнстан инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште.

13.09.2020

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бердәм тавыш бирү көненә уңаеннан «Ак Барс Арена» стадионы янында концерт карады.

Концертта тагын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да бар иде.

13.09.2020

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.

Алар Казанда Карл Маркс урамы, 10 нчы йортта урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирделәр.  

Битләр: << 671 672 673 674 675 676 677 ( 678 ) 679 680 >>