Яңалыклар

23.09.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Халыкара Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумы ябылышында катнашты. Форум видеоконференцэлемтә режимында узды.

23.09.2020

Иртәгә, 2020 елның 24 сентябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

23.09.2020

Бүген Чаллыда дүртенче чакырылыш шәһәр советы сессиясе узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – шәһәр мэрын сайлау иде. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чаллы мэры итеп Наил Мәһдиев сайланды. Аның кандидатурасын 32 депутат хуплады.

23.09.2020

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин имза куйдылар.

23.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мостотрест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 

22.09.2020

“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты турында Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

22.09.2020

Бүген Казанда Татарстан территориясендә газ белән тәэмин итү өлкәсендә көйләү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары турында килешү имзаланды.

Имзалау ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

22.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

21.09.2020

Бүген Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 11-13 сентябрендә узган сайлауларда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Рөстәм Миңнеханов төбәк халкы файдасына нәтиҗәле эш алып бару хакына көчләрне берләштерергә өндәде.

21.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конго Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Битләр: << 671 672 673 674 ( 675 ) 676 677 678 679 680 >>