Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда коронавируска каршы көрәшү буенча оператив штаб вәкилләре республиканың дәүләт һәм шәхси даруханәләре җитәкчеләре белән очрашты.
Очрашуның төп темасы – даруханәләрдә даруларның булуы.
Очрашуда Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор, зур даруханә челтәре вәкилләре катнашты.
ТР вице-премьеры, оперштаб башлыгы Ләйлә Фазлыева билгеләгәнчә, Росздравнадзор, ФАС һәм Сәүдә-сәнәгать министрлыгы даруханәләрне барлык дарулар белән тәэмин итүне даими контрольдә тота.
Грипп һәм ОРВИ белән авыру сезонына бәйле рәвештә, вируска һәм ялкынсынуга каршы препаратлар, антибиотиклар, витаминнар бик күп сатып алына. Шул ук вакытта товарларга бәяләр үзгәрмәячәк, чөнки тормыш өчен кирәкле препаратларны сату дәүләт тарафыннан җайга салына.
Татарстанлыларга табиблар киңәшен төгәл үтәргә: даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска, шулай ук профилактика сыйфатында белгеч рөхсәтеннән башка препаратлар кабул итмәскә кирәк. Коронавирус инфекциясе яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен шәхси дәвалау схемасы каралган, аны табиб билгеләргә тиеш.
Киңәшмәдә катнашучылар барлык даруларның булуын һәм бәяләр мәсьәләсен контрольдә тоту буенча эшне дәвам итү турында сөйләштеләр.