Рөстәм Миңнеханов: "Covid-19 белән хәлләр киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы куелган бурычларны үти

07.11.2020

Яңа коронавирус инфекциясе белән хәлләр элеккегечә үк киеренке, әмма республика сәламәтлек саклау системасы куелган бурычларны үти. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 йоктырган кешеләр саны арта. Яңа очракларның үсеш темпы атна эчендә 0,5-0,6% тәшкил иткән. ТР Президенты искәрткәнчә, вирусның таралуын барлык санитар таләпләрне катгый үтәгәндә генә туктатырга мөмкин. «Барыннан да элек битлек кияргә, кулларны антисептиклар белән юарга һәм эшкәртергә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республика әлегә тоталь чикләүләр кертергә җыенмый. «Безнең әлеге карар өчен бернинди сәбәпләребез юк. Әйе, вәзгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы боларны хәл итә. Ятак урыннары, дарулар – болар барысы да бар. Бу атнада без дәүләт һәм шәхси даруханә челтәрләре белән дару препаратлары буенча мәсьәләне эшләп бетердек. Саклык банкы системасы буенча дарулар китерү өлешендә игътибар белән эшләячәкбез, электрон рецептлар әзерлибез. Иң мөһиме – вакытында хәл итү. Әгәр нинди дә булса проблемалар булса, һичшиксез, госпитальдә булырга кирәк. Бездә эшләнгән регламент, дарулар исемлеге бар. Бу яктан без эшлибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Роспотребнадзор белгечләре зур эш алып бара. Бер атна эчендә 651 объект тикшерелде, шуларның 51ендә коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча таләпләрне бозу очраклары ачыкланды. 59 беркетмә төзелде. «Барлык милек рәвешендәге предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: коллективларда коронавирус, грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәүне тәэмин итәргә кирәк. Инфекция чыганакларын булдырмау буенча җитәрлек чаралар күрергә", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренә йортлар өчен уртак булган объектларының санитар торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.