Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов белән очрашты

05.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярославль Нилов белән очрашты.

Очрашуда Covid-19 пандемиясе чорында гражданнарга ярдәм итү, аерым алганда, халыкның якланмаган категорияләренә һәм эшсезләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.