Рөстәм Миңнеханов «Безнең йорт – Татарстан» фестиваленең гала-концертында: Безнең күпмилләтле халкыбыз көче - аның бөтенлелегендә

04.11.2020

Безнең күпмилләтле халкыбыз көче - аның бөтенлелегендә. Бу - үзара тигез халыклар берлеге, аларның һәркайсының бай тарихи-мәдәни мирасы бар.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашучыларны сәламләү сүзендә хәбәр итте.

Чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән һәм М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды. 

«Барыгызны да чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Безнең ил өчен бердәмлек берләшү, уртак кыйммәтле ориентирлар нигезендә бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу, бай мәдәниятлар палитрасы дигәнне аңлата, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, безнең күпмилләтле халкыбызның көче - аның бөтенлелегендә. Бу - үзара тигез халыклар берлеге, аларның һәркайсының бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Озын юл үтеп, без бер-беребезне хөрмәт итүнең мөһимлеген беләбез, һәр халык - ул бөтен бер дөнья»,

«Без төрле этнослардан, төрле дин кешеләре, төрле телләрдә сөйләшәбез. Иң мөһиме, без дус һәм тату яшибез, бер-беребезне аерым эмоциональ дәрәҗәдә тоябыз, Ватаныбызга карата мәхәббәт безне берләштерә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул шулай ук бүгенге бәйрәм Мәскәүне чит ил интервенцияләреннән азат итү һәм 1612 ел смутасын үтү турында искә төшерә, дип искәртте. "Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү Россиянең иң бөек рухи хәзинәләренең берсе, һәм ул князь Дмитрий Пожарскийның Мәскәүгә Казан Мәрьям Ана иконасын тотып керүенә тыгыз бәйле", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Безнең йорт – Татарстан» этнокультура фестивале - республикабызның милли-мәдәни күптөрлелеген чагылдыра торган уникаль проект. Фестивальнең һәр лауреаты үз йөрәгендә халык иҗатына мәхәббәт уята. «Татарстан халыклары ассамблеясе бик зур иҗади потенциалга ия, - дип билгеләп үтте ул. - Бу безнең өчен бик мөһим. Аның инфраструктурасы динамик рәвештә үсә - районнарда яңа вәкиллекләр булдырыла, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре челтәре киңәя».

Бүген республикада дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәдәният учреждениеләре торгызыла, халык коллективларын үстерү өчен шартлар тудырыла, рухиятне торгызу буенча зур эш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Рус Православие чиркәве митрополиясе һәм башка конфессияләр белән берлектә алып барыла, дип искәртте аннары Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, болар барысы да милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр торышында һәм халкыбызның рухын торгызуда уңай чагылыш таба.

"Милләтара һәм конфессиональара татулык - безнең төп кыйммәтләребезнең берсе, республиканың уңышлы үсеше өчен нигез. Бу безнең катлаулы заманда аеруча мөһим", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул шулай ук киләсе 2021 ел республикада туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителүен искә төшерде. «Барлык министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль хакимият органнарының бурычы-бай этномәдәни мирасны саклап калуга һәм арттыруга ярдәм итү, аны татарстанлыларның киләчәк буыннарына сакчыл тапшыру, барлык яңа, позитив үсешне саклап калу», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан ул барысын да бәйрәм белән тагын бер кат котлады һәм нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, Ватаныбыз һәм туган республикабыз хакына хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде».

Аннары бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре», Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Мактау грамотасын тапшырды.

Чара Татарстан Республикасы сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары концерты белән дәвам итте. "Яшау яма" вокаль-хореографик композициясе, «Антре» ансамбле, «Ворожея» рус җыры театры, «Лай мардеж» мари яшьләр фольклор ансамбле, «Сеспел» чуаш халык ансамбле, «Хумо» үзбәк бию коллективы һ. б. чыгыш ясады.

«ТНВ» телеканалында фестиваль һәм концерт лауреатларын бүләкләү тантанасының турыдан-туры трансляциясе оештырылды.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина