Яңалыклар

23.11.2020

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты.

22.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу, гадәттәгечә, Тарловка спорт полигонында узды һәм «КАМАЗ-мастер»командасының «Дакар-2021» халыкара раллиенда катнашуына  әзерләүгә багышланган иде.

Хәзерге вакытта «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2021» раллиена әзерләнүен тәмамлап килә. 

21.11.2020

Ел башланганнан бирле Татарстанда 2 млн. 367 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуларның 117 мең кв. метры – соңгы айларда. Еллык планны үтәү 80%ка якын. Биш муниципаль район еллык планны тулысынча үтәгән. Бу – республиканың Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

21.11.2020

Республикада яңа коронавирус инфекциясенә бәйле хәл элеккегечә үк бик киеренке, әмма тотрыклы кала бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

21.11.2020

Бүген традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов владыка Феофан истәлегенә бер минут тынлык белән башлады. Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан кичә 74 нче яшендә вафат булды. Хушлашу тантанасы дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, 9 сәгатьтә Казан Кремленең Благовещение соборында узачак.

21.11.2020

Татарстан Республикасы Судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренең вәкаләтләре тәмамлану вакыты җитеп килү белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиллегенә  кандидатларны алдан сайлап алу игълан ителә.

21.11.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

20.11.2020

Журналист хезмәтенең кадере бик югары. Бу хакта бүген Татарстан республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Тантаналы чара “Корстон” мәйданчыгында (Казан) узды.

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжында булдылар.

П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжында булу кысаларында Татарстан Республикасында «Ворлдскиллс» хәрәкәте тәкъдир ителде.

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Вертолетлары» холдингы Директорлар советы утырышында катнашты.

Утырыш Казан вертолетлар заводында узды.

Утырышны «Ростех» дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры, Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде.

Битләр: << 671 672 673 ( 674 ) 675 676 677 678 679 680 >>