Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты башлыгы ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә чаралар уздыру турында сөйләде

03.11.2020

ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә чаралар һәм конкурслар уздыру турында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

2020 елда ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика тарихы өчен әһәмиятле конкурслар һәм чаралар уздырыла. Шулар арасында: “Гаилә архивын тапшыр”, “Татарстан тормышыннан бер көн”, “Татарстан Республикасының иң яхшы архив хезмәткәре”, “Минем шәҗәрә”.

Бүген Казанда “Минем шәҗәрә – 2020” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Үзләренең гаилә шәҗәрәләрен 150 дән артык кеше тапшырган, шуларның 40 артыгы бүләкләүгә лаек булды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты республикада шәҗәрәләр буенча күләмле проектларын гамәлгә ашырырга планлаштыра.

Комитет рәисе сүзләренчә, бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыннан ике меңнән артык шәҗәрә сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

“Берәр кешенең әтисе яки әнисе ягыннан шәҗәрә ясаган вакытта хезмәт бәясе 10 меңнән 20 меңгә кадәр була. Берүк вакытта ике якны да карамыйбыз. Туганнарыгызның кайда туганын, яшәвен беләбез. Бездә чыннан да галимнәр эшли. Шәҗәрәнең конкрет архив документларына нигезләнәчәген гарантиялибез”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Гөлнара Габдрахманова ассызыклавынча, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән уртак әһәмиятле вакыйгалар планы эшләнгән. “Бу планга, мәсәлән, безне башка төбәкләр белән берләштерүче күренекле шәхесләргә багышланган виртуаль күргәзмәләр керә. Чаралар күп. Һәр төбәк белән ике-өч чара планлаштырылган”, - диде рәис.

Татарстан Башкортстанга генеалогия порталы төзү буенча уртак проект башларга тәкъдим итте.

“Ике ел элек без Башкортстанга мөрәҗәгать иткән идек. Алар метрика китаплары өчен бездән 20 миллионнан артык акча сорады. Хәзер Башкортстан Башлыгына Татарстан Республикасы Президенты имзалаган рәсми хат җибәрелде. Әлеге хат нигезендә аларга генеалогик портал буенча уртак “Ядкәр” проектын тәкъдим итәбез. Проект төзелде, без аны тулыландыру белән шөгыльләнергә әзер”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Комитет рәисе сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда проектны тормышка ашыру мөмкинлеге буенча бизнес-план эшләнә.

“Сөйләшүләр стадиясен көтәбез. Шулай итеп, Башкортстанда булган метрик китапларны без алар белән бергә файдалана алырбыз”, - диде ул.

 

 

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча.