Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашу кысаларында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) эш сәфәрендә, анда ул «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою производствосы буенча яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Машина төзелеше көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән очрашты.
Яклар төбәк хакимияте органнары һәм прокуратура арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Зайцев коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында хезмәттәшлек темасын кузгаттылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумын уздыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 890 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 788 мең сумлык 117 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 240 оешма – СРО әгъзалары тикшерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Covid-19 белән авыручыларның саны артуны чикләү өчен Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен дә катгый үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш – Возрождение» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының 10 еллыгына багышланган тантанада булды.
Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасы коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин һ.б. лар катнашты. Шулай ук чарага хәйриячеләр, барлык проектларның инвесторлары, фондның Попечительләр, Административ, экспертлар советлары әгъзалары, федераль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары һ.б.лар чакырылган иде.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Су ресурсларын саклау, сусаклагычларны, шул исәптән киләчәктә Идел-Кама каскады сусаклагычларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Яңарыш” фондының 10 еллыгына багышланган тантана узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты.