Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2020 халыкара онлайн-форумында катнашты.
Чараны видеоролик күрсәтүдән һәм форум кунакларын сәламләүдән башлап җибәрделәр.
Башта «Цифрлы трансформация. Өндәүләр һәм перспективалар» пленар утырышында катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм башкалар сәламләвен укыдылар.
Искәртәбез, Kazan Digital Week-2020 халыкара онлайн-форумы 2020 елның 21-24 сентябрендә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы сессиясендә катнашты.
Сессия Казан Ратушасында уза. Чара шулай ук интернет челтәре аша тапшырыла.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда URBANGAMES Бөтенроссия урам уеннарын ачу тантанасында катнашты.
Ярышлар бүген һәм иртәгә “Урам” экстрим-паркында уза.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе коллективы белән очрашты.
Бу чара Казанда югары уку йорты бинасында узды. Очрашуда шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин, Татарстан спорт министры вазифаларын башкаручы Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.
Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча, Татарстан Россия субъектлары арасында 83 нче урында, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 14 нче урында.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Татарстанда 5,315 млн тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 35,3 ц тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,4 ц/га артык. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда хокуклары теркәлмәгән күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү эшләренең барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында төзелеш өлксендәге программаларның ничек тормышка ашырылуы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында бюджет, салымнар һәм финанс, икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, законлылык һәм хокук тәртибе, социаль сәясәт комитетларының уртак утырышы узды.
Анда депутатлар Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Премьер-министры вазифасына тәкъдим иттеләр.
«Без һәр кешенең үз-үзен күрсәтә алуына һәм потенциалын ачуга, тормыш өчен уңайлы тирәлек тудыруга йөз тотабыз. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә безнең эшебезнең төп күрсәткече – кешеләрнең гомер озынлыгы арта бара, ул 75 яшьтән артык», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында чыгыш ясап.
Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында (Казан) узды.