Бүген Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслерның эшлекле очрашуы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә эш сәфәре кысаларында Чиләбе торбалар прокатлау заводында булды. Аны Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер озата йөрде.
Бүген Чиләбегә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да катнашты.
Алексей Песошинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “2020 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын уздыру турында” темасы буенча брифинг узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында узган утырышта төбәкләрдә 2030 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатлары турындагы Указны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка өстәмә медицина җиһазлары алырга сертификат тапшырды.
Бүген казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Адымнар” күптелле белем бирү комплексларын төзү һәм проектлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы - республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды.
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән бергә гражданнарны кабул итте. Кабул итү видеоконференцэлемтә режимында узды.