Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерү объектлары һәм социаль әһәмияткә ия объектлар төзелеше барышы белән танышты

04.11.2020

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны төзекләндерү һәм  иҗтимагый киңлекләр булдыру, шулай ук социаль әһәмияткә ия объектларны карап чыкты.

Ул объектларны төзү һәм реконструкцияләү барышы белән танышты, төзелеш эшләренең динамикасын бәяләде.

Беренчесе Сәид Галиев ур., 6 адресы буенча урнашкан бина булды. Якын арада Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча гамәлдәге мәйданнарда дару препаратларының электрон хабын, шулай ук курьер хезмәтен булдыру күздә тотыла. Казанда дарулар бер сәгать эчендә китереләчәк. Шулай итеп, Казанда дистанцион дарулар белән сәүдә итүнең иң эре операторларының берсе - «еАптека» барлыкка киләчәк.

«Безгә кешеләрнең аларга кирәкле дару препаратларын тиз һәм кыенлыксыз сатып алу мөмкинлеге булуы мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, дару препаратларының электрон хабын булдыру турында килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Саклык банкы башлыгы Герман Греф белән очрашуы кысаларында ирешелде.

Рөстәм Миңнеханов ТР сәламәтлек саклау министрлыгына, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә, шулай ук «Таттехмедфарм» ДУП республиканың эре шәһәрләрендә республика фармацевтик оешмалары объектларында кирәкле дару препаратлары белән оператив тәэмин итү өчен «еАптека» складларын урнаштыру мәсьәләсен бергәләп эшләргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов бу эшне кыска вакыт эчендә башкарырга йөкләде. Казанда дару препаратларының электрон хабы 27 ноябрьдә ачылыр дип көтелә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казансу елгасы яр буен (ГИМС дан алып Ленин дамбасына кадәр) карап чыктылар.

Татарстан Президенты төзекләндерелә торган әлеге участокта яктырту мәсьәләләрен, шулай ук куркынычсызлык, яшелләндерү һәм территорияне төзекләндерүне исәпкә алып, җәяүлеләр өлешендә коймалар урнаштыруны йөкләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, элек ял итү урыны буларак кулланылган бинаны (элеккеге «Җилкән»рестораны) тәртипкә китерү буенча тәкъдимнәрне уйларга һәм кертергә кирәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Четаев урамындагы күп катлы торак йортларны карады. Төзүче - «Фирма Свей» ҖЧҖ-төзелешкә рөхсәтеннән башка күп катлы торак йортлар төзи (әйтик, 18 катлы йорт инсоляция нормаларын бозу аркасында төзелә алмый, объектларның берсе 9 катны төзүгә рөхсәт алган, әмма факт буенча 18 кат төзелгән һ.б.).

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ТР Арбитраж суды карарларын һәм гамәлдәге төзелеш нормаларын исәпкә алып, бүгенге көндә бер күпкатлы йорт алмаш катлы булачак (3-18 кат), тагын бер объектта каралмаган катларны демонтажлау бара.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка Достоевский урамында (шулай ук нормаларны бозып төзелгән күп катлы торак йорт) озак төзелеш эшләре алып барылуы турында хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов, гамәлдәге законнарны исәпкә алып, озак төзелеш объектларын төзү мәсьәләсен контрольдә тотарга, өлешчеләр проблемаларына игътибар белән карарга кушты.

Төзелә торган объектларны карап чыгуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, тармак министрлыклары, Казан мэриясе вәкилләре катнашты.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина