Яңалыклар

18.09.2020

Бүген Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы уза. 

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

18.09.2020

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү буенча тантана уза. 

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Президиумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иде.

17.09.2020

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рөстәм Миңнехановны сайланган Татарстан Республикасы Президенты итеп теркәде. Тиешле карар бүген ТР ҮСКнең 123 нче утырыышнда кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты таныклыгын Рөстәм Миңнехановка ТР ҮСК рәисе Андрей Кондратьев тапшырды.  

17.09.2020

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы җомга көнне, 2020 елның 18 сентябрендә, интернет челтәрендә һәм «ТНВ» телеканалында онлайн трансляциядә барачак.

17.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.З. Япиев скверын һәм бюстын ачу тантанасында катнашты.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, ТАССРның эчке эшләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Салих Җәләлетдин улы Япиевның бронзадан ясалган бюсты Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасының эчке ишегалдында урнаштырылган. 

Чарада Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин, Салих Япиевның кызы Земфира Зарипова һәм улы Равиль Япиев һәм башкалар катнашты.

 

16.09.2020

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.

16.09.2020

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТиС –Энерго» ҖЧҖ һәм «ФК Сотрудничество» ҖЧҖ компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда республика халкын сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм тиз йөрешле интернет белән тәэмин итү линиясе буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

16.09.2020

Нур-Солтан шәһәре Хакиме һәм Алмата өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады.

16.09.2020

Казан Кремле Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлау телеграммалары ала.

Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Али Әсәдов телеграмма җибәрде. «Сезнең ныклы абруегызга, бай тәҗрибәгезгә һәм Сезгә Татарстанның соңгы еллардагы уңышлы сәясәтегезне татар халкының хуплавы нәтиҗәсендә төрле өлкәләрдә гаять зур уңышларга ирештегез, Россия Федерациясе төбәкләре арасында күп кенә төп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыкты.

16.09.2020

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады.

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллаган.

Битләр: << 671 672 673 674 675 676 ( 677 ) 678 679 680 >>